Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский мәхкамәсендә тыңлаулар үтә


Элекке күренекле эшмәкәр Михаил Ходорковскийга карата ачылган яңа мәхкамә эшендә беренчел тыңлаулар башланды.

Ходорковский алдау юлы белән акча эшләүдә һәм салымнан качуда гаепләнеп 2005 елда 8 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.

Бу юлы ул алдау аша 900 миллиард сум үзләштерүдә һәм 500 миллирд сум акча юуда гаепләнә.

Аңа өстәмә 22 ел төрмә җәзасы яный.

Ходорковскийны яклаучылар Русия хакимияте аны сәясәт белән шөгылләнгәне өчен һәм башкаларны куркыту өчен җәзалый ди.
XS
SM
MD
LG