Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаудан соң хәтәр көннәр җитә


Бушап килгән казна, үсеп баручы эшсезлек, эштән туктаучы ширкәтләр, бәя арту сәяси температураны киметми. Киресенчә, чын сәяси кампания һәм киеренкелек якын айларда көтелә.

Татарстан Дәүләт шурасына яңа депутатлар сайлау быел гадәттәгедән кызурак һәм катлаулырак барды. Чөнки икътисади кризис шартларында республиканың бюджетын тәшкил итүче нефть бәяләре аска тәгәрәгәндә Татарстанның хәле катлаулана бара. Яңа сайланган парламентның республика президентын раслау хокукына ия булуы да киеренкелекне арттыра. Татарстан президенты журналистлар белән очрашып, сайлау йомгакларына үзенең аңлатмасын бирде.

Бу юлы Дәүләт шурасы сайлавына игътибар зур булды. Сайлау участокларында рәсми күзәтеп торучылар да 6000-нән артып китте. Багучылар арасында Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Вавилов, Франция парламентарийлары Тьерри Марьяни һәм Мишель Вуазен булды. Сайлау алды кампаниясендә хакимият фиркасе “Бердәм Русия”нең ачыктан-ачык киң колачлы көрәш алып баруы, хакимиятнең кулында булган барлык кануни чараларны куллануы күзгә ташланды.

Президент Миңтимер Шәймиев районнар һәм шәһәрләр буйлап йөреп, рәсми хакимият алып барган сәясәтнең дөреслегенә халыкны ышандырырга тырышты. Шулай итеп, Татарстанда хакимият фиркасе киләчәктә дә дилбегәне кулдан ычкындырмавына иреште.
Парламенттта тагын бер фирка - КПРФ коммунистлар партиясе үзенең фракциясен булдыру хокукына ия булды. КПРФ 11% тавыш җыйды. “Гадел Русия” 4.8%, ЛДПР 3% сайлаучыны гына үзләренә карата алып, парламентка фирка буларак үтмәделәр.

Бу нәтиҗә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның кәефен күтәргәне аңлашыладыр. Казан кирмәненә ул иң зур республика мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен, Русия һәм чит ил журналистларын чакырды. Аларны президентның аңлатмалары кызыксындырды.

Миңтимер Шәймиев, хакимият фиркасенең җиңүе халык белән дөрес эшләү нәтиҗәсе, дип саный. Бары тик хакимиятне сүгеп, халыкны кайсы якка алып бару юлын тәкъдим итмәүчеләр уңышка ирешмәделәр, диде ул.

Сайлау вакытында шикатьләр, мәхкәмәгә гариза бирүләр булса да, алар нигезле дип табылмаган. Сайлау вакытында канун һәм кагыйдә бозу турында хәбәрләр журналистлар алдында әйтелсә дә, аларны дәлилләү уңышка китермәгән.

“Ниндидер шикаятьләр тагын килер әле, шунсыз булмый. Кайбер кандидатлар сайлауга шикаять язу буенча осталыкларын камилләштерү өчен керәләр. Аларга мондый мөмкинлек тудырылды. Әмма әллә ни зур, әһәмиятле канун бозулар табылмады”, диде президент.

Президентның менә шундый шактый каты бәяләмәсеннән соң, журналистлар әлеге теманы куертып тормадылар. Димәк, парламентта ике генә фирка – аю тамгасы астындагы “Бердәм Русия” һәм урак чүкечле, кызыл йолыдызлы КПРФ булачак.
Миңтимер Шәймиев алай дип санамый. ЛДПР һәм “Гадел Русия” Татарстанда эшли башлаган чакта, халкка ошый торган юлдан бармады. Үзләре хакимияткә якын булсалар да, алар Татарстан, хәтта Русия җиәкчелегенә гаепләүләр ташлады. Әмма киләчәктә парламентка үтмәгән фиркаләр дә Дәүләт шурасында үз вәкилләре аша эшлиячәк.

“ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркаләрен яклаучы бәйсез депутатлар булса, бигрәк тә бер мандатлы бүлекләрдән сайланучылар, алар фракция оештыра алмасала да, депутатлар төркеме булып эшли алачаклар”, ди Шәймиев.

Журналистлар моның белән дә килеште. Миңтимер Шәймиев әйткәч, парламентта акыллы жириновскийчыларга да, мироновчыларга да урын табылачак.

Димәк, парламентта дүрт-биш партия вәкилләре ярыша-ярыша Русия һәм Татарстан сәясәтен алып баруда катнашачаклар.
Журналистлар парламентның булачак җитәкчесе турында сорадылар, Миңтимер Шәймиев, спикерны өстән билгеләмиләр, аны депутатлар сайлый, диде. Әмма ул хакимият фиркасенең Татарстан бүлеген җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшинны бу эшкә алынуын сораячак.

Журналистланың барлык сораулары русча бирелгәч, җаваплары да русча булды. Сайлау алды очрашуларында Минтимер Шәймиев кризисның иң авыр тәэсире 2-3 айдан соң килеп җитәчәк дигән иде. “Азатлык” радиосының соравы шул булды: “Инде сайлау үтте. Хәзер тулырак хакыйкатьне әйтергә дә мөмкиндер. Бер чыгышыгызда сез, мөхтәрәм, президент, ике-өч айдан соң кризисның бик авыр тәэсире көчлерәк сизеләчәк, дигән идегез. Әйтегез әле, апрель, май айларында иң авыр проблемалар, кискен төеннәр нинди булачак? Халыкны һәм хакимиятне нинди аяныч хәлләр көтә? Нинди чаралар күреләчәк?”

“Кызганычка каршы, моңа төгәл җавап юк. Сайлаулар тәмамлангач тормышның кая барып чыгачагын әлегә төгәл белүче юк. Күптән түгел мин 3 айдан соң Татарстан кризисның тәэсирен кичерәчәк дигән идем. Бүген моны Дмитрий Медведев, Владимир Путин да әйтә. Кайсы төбәк яхшы эшләде, аңа кризисны кичерергә авырырак. Чөнки безнең товар дөнья базарына чыга иде, хәзер юк. Иң мөһиме финанс кризисны социаль кризиска әйләндермәскә. Узган елның көзендә инде без 1 мартта республиканың социаль халәте ничегерәк булыр икән дип курыккан идек. Әмма әлегә хәлләр ярыйсы”, ди президент Миңтимер Шәймиев.

Иң авыр, иң хикмәтле мәсьәлә шул. Сайлау узды, хәзер инде халыкны үз ягына аудару өчен агитация алып бару урынына тормышта килеп туган проблемаларны хәл итәргә кирәк.

Бушап килгән казна, үсеп баручы эшсезлек, бер-бер артлы эштән туктаучы ширкәтләр, артып баручы бәяләр, бигрәк тә азык-төлек, коммуналь хезмәтләрнең бәяләре сәяси температураны киметми. Киресенчә, чын сәяси кампания һәм киеренкелек якын айларда көтелә. Канун чыгаручылар да, башкарма хакимият тә өр-яңадан бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә тиеш була. Бу юлы инде реклама өчен түгел.

Дәүләт шурасының беренче пленар утырышы 19 мартта көтелә. Менә шул вакытта парламент рәисе, аның урынбасарлары, комитет җитәкчеләре сайланачак. Дилбегә үлчәү һәм бәлеш бүлүләр әле тәмамланмаган.
XS
SM
MD
LG