Accessibility links

Норвегия Русия йөк корабын тоткарлады


Норвегия хакимияте Норвегиянең бер кечкенә балыкчылык көймәсе югалуга бәйле булырга мөмкин дип шикләнелгән Русия йөк корабын тоткарлады.

Норвегия полициясе "Механик Тюленев" корабына илнең төньягындагы Бодое портына туктарга кушкан.

Бу кораб балыкчылык көймәсе белән бәрелгән дип шикләнелә.

Хәзер анда бәрелү эзләрен эзлиячәкләр һәм диңгезчеләрдән сорау алачаклар.

Хакимиятләр әйтүенчә, радарлар дүшәмбе көнне югалган Марина көймәсе янында шул кораб булганлыгын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG