Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда спортчыларга һөҗүм итүчеләр эзләнә


Пакстан хакимиятләре Шри-Ланка крикет такымына һөҗүм иткән кораллы кешеләрнең икесенең фотоларын бастырып чыгарды.

Лаһор шәһәрендә булган ул үтереш өчен җаваплы кешеләр турында мәгълумат бирүчегә 125 мең АКШ доллары вәгъдә ителә.

Полиция сишәмбе көнне Шри-Ланка такымы утырган автобуска һөҗүм иткән 12 кешене эзли.

Һөҗүм нәтиҗәсендә Пакстанның кимендә 6 полиция хезмәткәре һәлак булды, Шри-Ланканың 7 спортчысы һәм 1 тренеры яраланды.

Һөҗүм итүчеләрнең барысы да качып китте.

Әлегә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы юк.
XS
SM
MD
LG