Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фоминның әйтүенә караганда, 1 мартта узган парламент сайлаувында 13 меңләп күзәтүче эшләгән. Тавыш бирү барышын намзәтләрнең, фиркаләрнең, мәгълүмат чаралары һәм бәйсез оешмаларның вәкилләре күзәткән. Хәтта Казанга сәфәргә килгән Франция парламенты вәкилләре дә сайлау урыннары белән танышып чыккан икән.
"Сайлау тәртипле, канун бозуларсыз үтте", дип белдерде Анатолий Фомин. Шул ук вакытта ул сайлау кампаниясе барышында булган канун бозулар турында шикаятьләрнең килүен дә таный. Фоминның әйтүенә караганда, тавыш биргән көнне 29 мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар күбесенчә күзәтүчеләрнең хокуклары кысылу очраклары турында иде, диде ул.
Оппозициядәге намзәтләр Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең тәртипле, кануни сайлаулар турындагы фикере белән килешмәс иде. Алар сайлаудан соң үткәрелгән матбугат очрашуында кайнар белдерүләр ясады, күп санлы канун бозулар, хәрәмләшүләр турында сөйләде.
Соңыннан бәйсез намзәт Ирек Мортазин үзенең интернет сәхифәсендә кайбер фактларны барлап чыкты. Ул “Азатлык” радиосына да үз аңлатмаларын бирде.
Күзгә күренми торган хәрәкәтләр
Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист Ирек Мортазин депутат урыны өчен 16нче Азино сайлау бүлгесендә көрәште. Беренче нәтиҗәләргә караганда, 1 март сайлауларында анда 75% якын тавыш белән Камил Абдуллин җиңде, Ирек Мортазин 11% тавыш җыйды, Роберт Садыков 7% якын тавыш казанды.
Мортазин “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә, гадәттәгедән катырак хәрәмләшүләр оештырылуы турында белдерде һәм берничә мисал китерде.
Әйтик, башка кеше өчен тавыш бирү технологиясен кулланалар, ди ул. Сөйләшенгән кеше комиссия әгъзасы янына килә, паспортын суза һәм бюллетень алып, тавыш бирә. Күзәтүчеләр карап утырса да, бу кешенең бу бүлгедә яшәмәгәнен, анда тавыш биререгә тиеш түгеллеген аңламый кала.
Бу күптән сыналган ысул, аның белән бер урында 100-150 өстәмә тавыш жыеп була, ди Мортазин. Бу ысулны кулланганда, тавыш бирү үтәкүренмәле һәм гадел кебек күренә, ди ул. Күзәтүчеләргә бөтен кәгазьләрне, сайлаучылар исемлеген карап чыгарга мөмкинлек бирәләр. Бу юлы алай булмады, ди ул.
Саннар ни сөйли?
1нче март сайлавында бюллетень, исемлек, тавыш санауга якын да китертмәделәр, ди Мортазин. Төп хәрәмләшүләр, алдашулар тавышларны санаганда оештырылды, дип белдерде ул.
Сайлауда кулланылган тартмалардан чынлыкта ничә бюллетень алынуын белмәдек, билгеле бер сан гына игълан ителде, ди элекке намзәт.
Бозылган һәм башка кешеләрнең исеме тамгаланган бюллетеньнәр дә җиңүченеке итеп саналды, дип белдерә Мортазин. Кабат санарга таләп иткән күзәтүчене сайлау урыныннан куып чыгардылар, ди ул. Мондый хәл Азино бүлгесендәге 417нче сайлау бүлегендә булды, дип әйтте элекке нәмзәт.
Ул шулай ук кайбер саннарга игътибарны юнәлте. Әйтик, 420-нче сайлау урынында тавыш бирү тәмамлануга бер сәгать калып барганда, кичке 7-дә сайлауларда катнашу проценты 61% булган булса, ахыргы протоколда гомум сан 79% кадәр үсеп киткән, ди ул. Аерма кайдан килеп чыккан?
Мортазин, сайлау рөхсәт ителгән соңгы сәгатьтә 18 кеше генә килеп китте, дип әйтә. Рәсми игълан ителгән катнашу процентларына караганда, шушы бүлектән бер сәгатьтә 400-700 кеше үтәргә тиеш булган.
Шушы ук 420-нче сайлау бүлегендә Камил Абдуллинның 86% тавыш казануын да Мортазин шушы катнашу процентының кинәт артуы белән бәйли. Күрше бүлектә Абдуллин 64% кына җыйган, ди ул.
Бер ук мәктәптә урнашкан ике сайлау урынында сызылган, яки буш калган бюллетеньнәрнең саны нык аерылуы да аңа шикле күренә. Берсендә 98 бюллетень бозылган булса, икенчесендә - 343. Монда да хәрәмләшүләр булган, дип уйлый Мортазин.
Ул, шулай ук, кулланылмаган бюллетеньнәр белән дә алдашып була дип саный. Бер сайлау бүлегендә бертөрле сан игълан ителде, протоколга башкасы язылды, дигән мисал китерде ул.
Нәтиҗәсе булырмы?
Мортазин тикшеренү таләп итәргә, прокуратура, башка оешмаларга шикаять итәргә уйласа да, моның нәтиҗәсе булуына ышанмый.
Мортазин, бу алдашулар булмаса, күпчелек тавыш белән мин җиңәр идем, дип белдерә. Аның моңа кадәр дә сайлауда катнашканы бар иде. Берничә ел элек журналист Мортазин Казан шәһәр думасына өстәмә сайлауларда шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән ярышты. Анда Метшин чыннан да җиңде, ул вакытта миңа һәр бюллетеньне күрсәттеләр, ди ул.