Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран җитәкчесе: Обама Израилне яклап ялгыша


Иранның югары рухый җитәкчесе Аятулла Гали Хаменеи АКШның яңа президенты Барак Обама да элекке президент Джордж Буш кебек Израилне яклап ялгыш юлдан бара диде.

Хаменеи Израилне яман шешкә тиңләде һәм Фәлестинне коткаруның бердәнбер юлы аңа каршы тору диде.

Иранның тышкы сәясәтендә төп сүзне әйтүче югары рухи җитәкченең бу сүзләре бүген Тәһранда Газзәне һәм фәлестиннәрне яклауга багышланган халыкара конференция ачылышында яңгырады.

2 көнлек бу конференциядә иранга күрше илләрнең вәкилләре дә катнаша.
XS
SM
MD
LG