Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара мәхкамә Судан президентын кулга алырга карар итте


Халыкара җинаятьләр мәхкамәсе Судан президенты Гомәр әл-Бәширне кулга алу турында карар чыгарды.

Бәшир Суданның Дарфур төбәгендә сугыш җинаятьләре һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Мәхкамәнең баш прокуроры Луи Морено-Окампо Бәширнең Дарфурдагы кабиләләргә каршы үтерү, көчләү һәм торган җирләреннән куып җибәрү чараларына Судан гаскәрләрен һәм гарәп сугышчыларны җибәргәнлеген раслаучы ныклы дәлилләр бар диде.

БМО 2003 елда башланган Дарфур низагында 300 меңләп кеше үтерелде, 2.7 миллион кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды ди.

2002 елда оештырылган, Һаагта урнашкан Халыкара җинаятьләр мәхкамәсенең моңарчы хакимияттәге җитәкчеләрне кулга алу турында карар чыгарганы юк иде.
XS
SM
MD
LG