Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте Нафтоһазны тикшерә


Украина иминлек хезмәте СБУның махсус көчләре җинаять эшен тикшерүнең бер өлеше буларак Нафтоһаз энергия ширкәте идарәсенә керде.
Шаһитләр әйтүенчә, махсус хәрби кием һәм битлек кигән кешеләр бинада тентү үткәргән.
Нафтоһаз гыйнвар аенда Русия белән газ бәясе бәхәсендә катнашты.
Аннан берничә сәгать элегрәк исә СБУ Украина туплагычларындагы һәм газүткәргечләрендәге, кемнеке булуы бәхәсле миллиардларча шакмак метр табигый газны Украинада сату мөмкинлеге биргән салым хезмәте җитәкчесен кулга алды.
XS
SM
MD
LG