Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтигә каршы көрәш


Башкортстан диния нәзарәте башлыгы мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинга каршы көрәш дәвам итә.

Хәбәр итүебезчә, бер төркем җәмәгатьчелек аңа ышаныч күрсәтмәү белдергән иделәр. Алар аны 13нче февраль үткән җыенда белдерде. Әлеге җыенда Башкортстан мөселманнарының чираттан тыш корылтаен җыю өчен оештыру идарәсе оештырылган иде. Корылтай 28нче февраль узарга тиеш иде.

Инде март ае башланса да аның һаман кайчан булачагы билгеле түгел. Чираттан тыш корылтай оештыру төркеме лидеры Айрат Дилмөхәммәтов чараның билгесез вакытка кичектерелүен белдерде.

Ул моны оештыру идарәсендәге берничә кешенең басымга дучар булулары, аларның үзләренең экстремист булмауларын исбат итү эшләре белән мәшгуль булуларын ирештерде.
XS
SM
MD
LG