Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суданда Бәширне яклап митинг узды


Халыкара җинаятьләр мәхкамәсенең сугыш җинаятьләрендә гаепләнүче Судан президенты Гомәр Бәширне кулга алу карарына ризасызлык белдереп Судан башкаласы Хартумда 5 меңнән артык кеше җыелды.

Бүген Бәшир мәхкамәнең кичәге бу карарын Суданга каршы яшерен сүз берләштерү нәтиҗәсе дип атады.

Мәхкамә Суданның Дарфур төбәгендә булган үтерү, көчләү һәм талаулар өчен җинаять җаваплылыгы Бәшир өстендә дип аны сугыш җинаятьләрендә һәм кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләде.

Мәхкамәнең Бәширне кулга алу карарыннан соң Бәшир хөкүмәте 10 халыкара ярдам оешмасына Дарфурдан чыгып китәргә кушты һәм аланың милкен кулга алды.
XS
SM
MD
LG