Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: Хатын-кызлар җиңә, ирләр җиңелә!


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күренекле әни, апа һәм кызларны бәйрәм белән котлады.

Русиянең башка төбәкләрендә, бигрәк тә бүгенге финанс кризисы котырганда, бәйрәм рухлы чаралар алай еш үтми. Татарстан 11 ел рәттән күренекле гүзәл затларны җыеп бәйрәм үткәргән иде, быел да бу чараны онытмады.

“Пирамида” күңел ачу үзәгендә 5 март көнне булган тантанада Шәймиев, без, ирләр хатын-кызлар белән һәр җирдә бергә булырга тиеш, дип әйтте. Аның сүзләренчә, бу бәйрәмгә киләсе елда 100 ел була, бу үзенә күрә хатын-кызларның тигез хокуклы булуда җиңүе дә.

Тантанада күп балалы әниләргә, мәктәпләрнең иң яхшы сыйныф җитәкчеләренә, иң яхшы җитәкче хатын-кызга, иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә, иң яхшы бизнес-ледиларга, иң яхшы үрнәк күрсәткән ханымнар билгеләп үтелде.

Фатима апа Әхмәтҗанова Чирмешән районында яши. Ул 9 бала үстергән. Аның 14 оныгы бар. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Зилә Вәлиева әйтүенчә, бу гаилә кечкенә бер хөкүмәт кебек. Анда барлык һөнәр ияләре дә бар.

Бу чарага Олимпия чемпионы Гөлнара Самитова-Галкина да чакырылган. Спорт мәшәкатьләре сәбәпле чит илдә булганга ул килә алмады. Сәхнәгә аның әнисе күтәрелде.

Бәйрәм сәхнәсенә II дөнья сугышында катнашкан апалар да чакырылды. Аларга, 11 кешегә “Мелита” ширкәте туннар бүләк итте. Ел хатын-кызы исемен алу бәйгесендә 24 яшьтән алып 101 яшькә кадәр кызлар һәм апалар катнаша алган.

“Яңа гасыр” телевидениясе хатын-кызлар көне алдыннан иң яхшы SMS дигән бәйге игълан иткән иде. Телерадиокомпаниянең башлыгы Илшат Әминов сүзләренчә, бер атна эчендә мең ярым котлау килгән. Иң күркәм котлаулар бәйрәмдә дә яңгырады.

Хатын-кызлар көнендә ирләр дә билгеләп үтелде. Хатын-кыз карашынча ел ир-атлары игълан ителде. Иван Аргаков 20 елдан артык тәрбиягә авыр бирелүче яшьүсмерләр белән эшли. Аның тәрбиясендәге үсмерләр Путин президент вакытында Аргаковны мактап аңа хат та язган. Русиянең экс-президенты аны чәйгә дәшкән булган.
XS
SM
MD
LG