Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиягә газ акчасын вакытыннан алда түли


Украинаның Нафтоһаз ширкәте Русиянең Газпром ширкәтенә тиешле акчаны вакытыннан алда, бүген үк түләгәнлеген белдерде.

Аңа кадәр Русия премьер-министры Владимир Путин, әгәр дә Киев Газпромга февраль газы өчен акчаны шимбәгә кадәр түләмәсә, Украинага газ җибәрүне тагын туктату белән янаган иде. Мәскәүдә хөкүмәт утырышында Путин Украинаның түләмәве Европа тәэминатына да тәэсир итә ала диде.

"Русиядән Украинага җибәрелүче газ өчен түләү 7 мартта булырга тиеш. Әгәр дә Украинада булган көч куллану гамәлләре һәм югары рәсмиләрне кулга алулар аркасында ул түләүләр булмый калса, бу безнең энергия чыганакларыбызның Украинадагы, ә бәлки хәтта Европадагы кулланучыларга килүен туктата ала диде Путин.

Аңа кадәр Газпром Украинаның Дәүләт иминлек хезмәте СБУ Нафтоһазда тентү үткәрү сәбәпле Нафтоһазның Газпромга 7 мартка 400 миллион долларны түли алмау мөмкинлегенә борчылу белдергән иде.
XS
SM
MD
LG