Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш Русия белән Абхазия Абхазиядә 49 елга Русия хәрби базасын урнаштыру турында килешү имзалыячак дип белдерә.
Интерфакс агентлыгы Багапшның килешү "тиздән әзер булачак һәм иң якын арада имзаланачак" дигән сүзләрен китерә.
Аның әйтүенчә, документта Русия хәрбиләрен Абхазиянең Гудаута районында урнаштыру турында сүз бара.
Узган җәйдә Грузия белән сугышканнан соң Мәскәү Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләтләр дип таныды.