Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентында 14 хатын-кыз депутат эшләячәк


Татарстан республикасының яңа парламентында хатын-кызлар 14 процент тәшкил итәчәк. Алар арасында иң күбе – чиновниклар.

8 март – хатын-кызлар көне уңаеннан, Татарстанда бәйрәм итү чаралары башланып китте инде. Пәнҗешәмбе республикадагы ел хатын-кызларын президент Миңтимер Шәймиев котласа, җомга көнне шәһәрдәге данлыклы гүзәл затларны Казан мэры Илсур Метшин җыйды. Атна азагы булганга, оешма-ширкәтләрдә дә котлау чаралары бара. Әлбәттә, соңгы елларда бу күркәм бәйрәмне дә күбрәк ресторан-кафеларда уздыру гадәте кергән иде, әмма икътисадый кризис сәбәпле, быел ул тыйнак кына уза.

Татарстанның яңа Дәүләт Шурасы депутатларына да эшләрен башлау нәкъ кризисның котырган чорына туры килә. Чөнки иң авыр вакыт җәй айларында булачагын республика җитәкчеләре алдан ук әйтә килде. Парламентка тәкъдим ителгән намзәт депутатлар арасында эшмәкәрләрнең күплеге дә мөгаен шуңа бәйле булгандыр. Алар арасында җитәкче хатын-кызлар да шактый.

“Гомумән, парламентка барлыгы 14 хатын-кыз сайланды”, диде Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Аларның 11е “Бердәм Русия” фиркасе исемлегеннән иде: Малыхина Лариса (Бөгелмәнең «ТатНИПИнефть» лабораториясе җитәкчесе), Фәйрүзә Мостафина (Чаллы дәүләт педагогика институты ректоры), Римма Ратникова (Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары), Лилия Маврина (Казан шәһәре сайлау комиссиясе рәисе), Валентина Липужина (Дәүләт Шурасы сәркатибе), Татьяна Водопьянова (Татарстан һөнәр берлеге федерациясе рәисе), Гөлнара Табакчи («Фарм-Сервис» җәмгыяте җитәкчесе), Исаева Анастасия (Татарстан Дәүләт Шурасы каршындагы яшьләр иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары), Анна Зәхмәтова (Татарстан яшьләр үзәге идәрәсе җитәкчесе урынбасары), Анастасия Колесова (“Элекон” корылмасы башлыгы), Людмила Кузьмина (Татарстан милли банкы юристы).

Калган 3 хатын-кыз депутат исә бер мандатлы бүлгедән сайланды. Мәләкәстән Светлана Захарова Чаллының 4нче хастаханә баш табибы, Вахитов районы бүлгесеннән Аида Шәрипова - “КамАЗ” җәмгыятенең хокук эшләре департаментының тышкы икътисади хезмәт бюросы җитәкчесе, Бигашев бер мандатлы бүлгедән Гүзәл Еремеева - Әлмәтнең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллияте директоры.

Исемлектән күренгәнчә, сайланган депутатлар арасында күпчелекне чиновниклар тәшкил итә. Татар мәнфәгатен якларлык депутатларны күп дип әйтеп булмый. Алар арасында татарга азмы-күпме билгелесе, мөгаен, элек Чаллы җитәкчесе урынбасары булып торган Фәйрүзә Мостафинадыр. Чөнки милли чараларда ул һәрдаим татарча чыгышлар ясый.

Намзәтләрнең исемлеген игълан иткәндә үк Татарстан спикеры Фәрит Мөхәммәтшин татар һәм урыслар тигезлеген истә тотарга тырыштык дигән иде. Малыхинаның партия исемлегеннән икенче булып баруын да “хатын-кыз һәм урыс булганы өчен” дип әйтте.
XS
SM
MD
LG