Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаев үзе һөҗүмгә күчә


Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев тирәсендәге хәлләр күп аңлашылмаучанлыклар аркылы чуалчык бер хәлгә килде.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Сибай шәһәре эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясенең элекке башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев аны шәһәрнең прокуроры Рәис Карачуринны үтертүне яллавында гаепләп мөрәҗәгатьләр юллаган иде. Шаһиев үзе алты ел инде төрмәдә утыра.

Шушы белдерүдән соң, аны Мәскәүгә алып барып, өстәмә сорау алулар оештырырга булдылар. Әмма яңарак Русия прокуратурасының тикшерү комитеты вәкилләре Раил Сарбаевның гаепле булуы расланмады, дип белдерү ясады. Шулай итеп, хәзер Нуриәхмәт Шаһиевка карата өстәмә җинаять эше кузгатылырга мөмкин, дип әйтелә. Бу юлы инде күрәләтә яла ягу маддәсе буенча.

Шушы хәбәрдән соң, бу атна башында Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин республика премьер-министрына карата шик белдергән Дәүләт Думасы депутатларына чара күрергә чакырып, ил Хөкүмәте башлыгы Путинга хат юллады. Әлеге исемлектә ул Башкортстаннан Думага сайланган өч депутатны – Андрей Назаров, Иршат Фәхретдинов һәм Морат Киекбаевны күрсәтә. Шушы ук депутатлар Башкортстан хакимиятләрендәге теге яки бу җитешсезлекләр турында һәрдаим кискен белдерүләр ясап тора.
XS
SM
MD
LG