Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ә булганмы соң социологик тикшеренү?


Башкортстан президенты кәнәфиенә кем киләчәге турында төрле фаразлар тикшерелгән бер вакытта, республикада оештырылган бер социологик тикшеренү нәтиҗәләре тирәсендә җәнҗал кузгалып китте.

Әлеге җәнҗалга Русия Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутат Морат Киекбаевның белдерүе этәргеч бирде. Морат әфәнде әйтүенчә, Башкортстан Фәннәр академиясенең гуманитар тикшеренүләр институты үткәргән социологик тикшеренү ялган. Һәм аның булуы да мөмкин түгел.

Берничә көн элек шушы институтның бер социлогик тикшеренүе нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә җиткерелгән иде. Ул сорашып белешүдә республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче 1243 кеше катнашкан дип әйтелде. Төрле сораулар арасында - “Башкортстан президенты кайсы милләттән булырга тиеш?” дигән сорау да бар. Бу сорауга башкорт милләтле кешеләрнең 92 проценттан артыгы республика президенты фәкать башкорт кына булырга тиеш, дип җавап биргән. 68 проценты урыс кешесе булса иде, дип җаваплаган. 12 проценты президент итеп татар сайланырга тиеш дип әйткән.

Тик менә шушы сорашып белешү Дәүләт думасы депутаты Морат Киекбаев күңелендә шик тудырган. Депутат булып сайланганчы, Морат әфәнде Гуманитар тикшеренүләр институтының директоры иде. Әле дә ул бу институт оештырган барлык тикшеренүләрдән хәбәрдар булуын әйтә. Һәм әле бәян ителгән нәтиҗәләрне уйдырма дип белдерә. “Әлеге президент Мортаза Рәхимовның дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнгән гамәл бу, - ди Морат әфәнде. - Шулай ук республика җәмәгатьчелеге аңына президент булып мотлак башкорт кешесе генә сайланырга тиеш дигән фикерне сеңдерү максаты да куела”, ди ул.

Шул ук вакытта институтның әле җитәкчесе Илгиз Солтанморатов әлеге тикшеренүнең чынлап та үткәрелүен, әмма сорашып белешү кәгазьләренең юк ителүе турында әйтә. Ә нигә әле ул кәгазьләрне ашык-пошык юк иткәннәр дигән сорау үзеннән-үзе туа.
Морат Киекбаев, әлеге алдашуларны фаш итү өчен, ил прокуратурасына мөрәҗәгать итәчәген белдергән.
XS
SM
MD
LG