Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Анкарагa килә


АКШның яңа дәүләт секретары Һиллари Клинтон, зур тавыш куптарган Якын көнчыгыш төбәге сәяхәтен тәмамлап, 7 мартта Төркиягә килә.

1999 елдан бирле беренче тапкыр Төркиягә килергә җыенучы Клинтон, Әфганстаннан алып Якын Көнчыгышка кәдәр төбәк һәм террорчылык белән көрәшкә кагылышлы "җитди" мәсьәләләр турында сөйләшер дип көтелә.

Әрмән геноцидын тану мәсьәләсе

Клинтон сәфәре вакытында Анкара белән Кавказ һәм Балкандагы вәзгыять турында да сөйләшәчәк. Төркиянең әрмән геноциды Конгресста танылган очракта Төркия-АКШ мөнәсәбәтенең зыян күрә алачагы турында кисәтәчәге белдерелә.

Төрек һава юллары очкычы казасында альтиметр хаталы

25 февральдә Нидерландның Схипол һава аланына төшкәндә, казага очраган Төркия очкычының, биеклекне үлчи торган җиһазында хата булу сәбәпле казага очравы ачыкланды.

Истанбулдан Амстердамга очкан очкычның казага очравы нәтиҗәсендә 9 кеше үлгән иде.

Һолландиянең Очу иминлек идарәсе башлыгы Питер ван Волленһовен, һава болытлы булу сәбәпле пилотларга авто-пилот системына күчәргә киңәш ителгән булуын әйтте. Ләкин биеклек үлчи торган җиһазның ялгыш күрсәтүе нәтиҗәсендә, очкыч кинәт тизлеген югалтып җиргә бәрелә.

Очкыч һавада 595 метр биеклектә чакта, үлчәү җиһазы җиргә якын очуын күрсәткән.

Төркиядә җирле сайлау

Төркиядә җирле сайлау көн үзәк мәсьәлә булып тора. Ил һәм район башлыклары һәм аларның көндәшләре халыкны үзләренә тартыр өчен вәгъда итүләрен дәвам итә. Моңа бу атнада халыкара матбугат та битараф калмады.

Британиянең The Economist журналы, якынаеп килгән җирле сайлау алдыннан Төркиядәге сәяси вәзгыять турында язды. АК партиягә көндәш булган Җөмһүриятче халык партиясе СНРнең җирле сайлау вакытында яңа ачышларга мөрәҗәгать итүен, ләкин аның бу адымының Эрдоган сәясәтенә, яисә сайлаучылар фикеренә әллә ни үзгәреш кертә алмаячагын алга сөрде.

СНРнең чарасыз хәлдә калуын белдергән Британия журналы, Җөмһүриятче халык партиясы элекке кебек исламчы дәүләт, яисә көрдләрнең аерылу сәясәте куркынычы турында инде авыз тутырып сөйли алмый, дип яза. Журнал СНР моның урынына бер вакыт үзенә каршы чыккан пәрәнҗәле хатын-кызларны, үзенә тарту юлын сайлады, дип яза. Бу адымнардан чираттагысы көрд-фарсы һәм төрки халыклар өчен уртак бәйрәм булган Нәүрүзне рәсми ял көне буларак кабул иттерү тора.

Төрки сүзләр иң күп Кавказда кулланыла

Төрек теле оешмасы башлыгы профессор, доктор Һалук Акалын төрки сүзләрнең иң күп Кавказ халыкларында кулланылуына басым ясап, алар башында Грузин әрмән һәм чәркәсләр булуын әйтте.

Акалын бу турыда, төркиләрнең Кавказ милләтләренең тел һәм мәдәниятенә ясаган йогынтысын өйрәнү максатында оештырылган җыенда сөйләде.

Җыенда галимләр шулай ук Грузиядәге бик күп җир атамаларында төрки сүзләр кулланылуын белдерә. Тарихтан билгеле булганча, Әрмән җирләрендә бер вакытлар кыпчак телендә сөйләшелгән.
XS
SM
MD
LG