Accessibility links

Кировта "буш кәстрүлләр җыены" узды


Кировта Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "буш кәстрүлләр җыены" узды. Анда катнашкан йөзгә якын кеше шәһәр хакимияте каршына чыгып бәяләрнең артуына протест белдерде. Урам җыенына халык буш кәстрүлләр, кашык һәм чүмечләр кагып чыккан.

Бәяләрнең артуына каршылык белдергән һәм "җинаятьчел режимның" китүен таләп иткән халык шәһәр буйлап шау-шулы йөреш ясаган. Юлда аларга тагын кешеләр кушылган, дип сөйләде Азатлык радиосының рус редакциясе хәбәрчесе Екатерина Лушникова.

XS
SM
MD
LG