Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек хатын-кызлары гаиләдә көч куллануга каршы


Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Истанбулда меңләгән хатын-кыз урамга чыгып гаиләдә көч куллануга каршылык белдерде.

Чарага балалары белән бергә чыккан аналар хакимиятләрне гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул итәргә һәм аның өчен җәзаны кырыслатырга чакырды.

"Төркиядә һәр өченче хатын-кызга өендә кул күтәрәләр. Аларны кыйныйлар, көчлиләр, үз үзләренә кул салуларына китерәләр. Анадолуда 10-15 яшьтә ата-аналары көчләп кияүгә биргән миллионлаган кыз бала бар. Алар укымый, үз үзләрен яклый алмый, колларга әйләнә," дип сөйләде чараны оештыручыларның берсе Айшә Арман.

Чарада катнашучылар Төркия буйлап хатын-кызларга яклау һәм юридик ярдәм биргән үзәкләр ачарга чакырды.
XS
SM
MD
LG