Accessibility links

Кайнар хәбәр

Угандада очкыч казасына русиялеләр булган


Бүген Угандада казага очраган очкычта һәлак булганнар арасында Русиянең һәм Украинаның икешәр ватандашы бар. Алар очкыч экипажы әгъзаләре булган. Очкычта дистәгә якын кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә.

Очкыч Уганданың иң зур һава аланнарының берсе булган Энтеббе һава кырына якын Виктория күленә төшкән. Очкычта күрше Сомалидагы тынычлык саклаучылар өчен йөк булган.
XS
SM
MD
LG