Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латыш телен белмәгән өчен 100 доллар җәза


Латвиядә латыш теле турында яңа кагыйдәләр кабул ителде. Эш урыннарында дәүләт телендә сөйләшмәгән өчен штраф 100 долларга кадәр арттырыла.

Дәүләт телендә сөйләшү мәҗбүри саналган эш урыннары исемлеге дә киңәйтелде. Латыш телен белмәүчене эшкә алган ширкәтләргә җәза билгеләнәчәк, эшкуарларның эш рөхсәте алынырга мөмкин.

Латвиядә эшсезлек 10% җитте. Бер эш урынына 40 кеше дәгъва итә.

Латвиянең рус телле халкы бу яңа тәртипне үзенә каршы дискриминация дип саный. Эшләүче халыкның 10% хәзер латыш теленнән имтихан бирергә тиеш. Русча сөйләшүче 70 меңләп кеше эшсез калачакларына борчыла.
XS
SM
MD
LG