Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корея ярымутравында хәрби күнегүләр башланды


АКШ һәм Көньяк Корея гаскәрләре еллык хәрби күнегүләр башлады. Төньяк Корея үз көчләрен хәрби әзерлек хәленә китерде.

Көньяк Корея һәм АКШ, Төньяк Корея иярчен очыру сылтавы белән ерак ара оча торган ракетаны сынарга җыена, дип фаразлый.

Узган атнада Төньяк ил өстеннән очкан Көньяк Корея очкычларының иминлеге өчен җавап тотмый, дип белдергән иде. Кайбер очкычлар юлларын үзгәртергә мәҗбүр булды.

АКШ һәм Көньяк Корея күнегүләрендә ике илдән дә 50 меңләп хәрби катнаша. Күнегүләр 12 көн дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG