Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗик уку йортларында кесә телефоннары тыелды


Таҗикстан парламетының түбән пулаты депутатлары барлык уку йортларында кесә телефоннарын куллануны тыю турындагы канун өлгесен хуплады. "Мәгариф турындагы" канунга бу үзгәрешне президент Эмомали Рахмон тәкъдим иткән иде.

Бәйсез депутатлар мондый кырыс чарага каршы чыкты һәм беренче чиратта укытучылар җитмәү проблемасын чишергә чакырды.

Моннан элек президент Рахмон мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен уздыруны тыйды һәм бер төрле мәктәп киеме кертте.
XS
SM
MD
LG