Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Анатолий Быковка 26 мең евро бурычы бар


Европаның Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсе Красноярски алюминий берләшмәсе директорлар шурасының элекке рәисе Анатолий Быковның шикаятен хуплады. Русия хакимиятләре Быковка махсус чара вакытында тартып алынган мәгълүматларның аңа каршы мәхкәмәдә кулланылганы өчен рухи зыян өчен бер мең евро түләргә тиеш. Шулай ук Страсбургта барган хөкем эшенең 25 мең евролык чыгымнарын да Русия түләргә тиеш булачак.

2000 елның сентяберендә Быковны эшмәкәрлек партнерына һөҗүм оештыруда гаепләгәннәр иде. 4 ел узгач Русиянең югары мәхкәмәсе эшне яңадан карап чыкты.
XS
SM
MD
LG