Accessibility links

Азәрбайҗанның Беренче Ханымы ярлыкау тәкъдим итте


Азәрбайҗан парламенты депутаты булган президентының хатыны Мәгрибән Алиева мәҗлескә тоткыннарны ярлыкау турында канун өлгесен тәкъдим итте.

Парламент канунны хупласа 9 меңләп тоткын иреккә чыгачак.

Канун өлгесе парламентка референдум алдыннан тәкъдим ителде. 8 көннән Азәрбайҗанда конституциягә үзгәрешләр турында референдум үтәчәк. Күпләр, андагы сорауларның хуплануы хәзерге президент Илһам Алиевка өченче тапкыр президент итеп сайлану хокукын бирәчәк, дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG