Accessibility links

Инвалидлар һава ширкәтләре белән бәхәсләшә


Башта “S7”, хәзер “Аэрофлот” ширкәте инвалидны очкычка кертмәде, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәхкамәгә шикаять итәргә җыена.

27 февраль көнне "Аэрофлот" ширкәте вәкилләре урын өстендәге инвалид Евгений Прихуновны очкычка кертмәде. Аңа Новосибирскида операция ясаганнар, хатыны аны кире Петропавловски-Камчатскига алып кайтырга теләгән. Әмма Олеся Прихунованың әйтүенә караганда, “Аэрофлот” ширкәте вәкилләре, очкыч мондый юлчыны алып барырга әзер түгел, дип аларны һава аланында калдырган.

“Аэрофлот” ширкәте Прихуновларга кунакханәдә яшәп торырга тәкъдим иткән. Анда алар икенче очышка кадәр 3 көн көтәргә мәҗбүр булган. Кунакханәдә авыруны карау өчен мөмкинлекләр булмаган, авыру инфекция эләктергән, аның хәле начарланып киткән, дип хәбәр ителә.

Инвалид Евгений Прихуновның туганнары монда һава ширкәтен гаепли. Алар “Аэрофлот” ширкәте өстеннән мәхкамәгә шикаять итәргә җыена.

“Аэрофлот”ның җавабы

“Аэрофлот”ның матбугат вәкиле, бары тик безнең ширкәт бу инвалидны Петропавловски-Камчатскидан Новосибирскига алып барырга ризалашты, башка ширкәтләр аларны кире каккан иде, дип искәртте.

Безнең ширкәт аларга кунакханәдә яшәүне түләде һәм барыбер алып кайтты, дип әйтте “Аэрофлот”ның матбугат вәкиле Ирина Данненберг.

Ул инвалидның озатып баручысы аны кире 27 февральдә алып кайтачагын алдан ук хәбәр итәргә тиеш иде, диде.

Һәр кешенең хокукы бар.


Сукыр кешене очкычка утыртмаган “S7” ширкәте вәкилләре дә шундыйрак аңламатлара биргән иде. Алар да, алдан хәбәр итмәделәр, дип акланды. Ширкәт вәкилләре үзләренең кагыйдәләренә таянып, сукыр кешенең озатып баручысы булырга тиеш иде, дигән дәлил дә китерде.

Павел Обиух
Сукыр инвалид Павел Обиух, күп санлы әңгәмәләр биргәндә, моңа кадәр дә очканын һәм мондый кыенлыкларга очрамавын хәбәр итте. Бу хәлдән соң ул: “Бу хәл безнең илдә ачыктан-ачык инвалидларны дискриминацияләү мөмкин булуын күрсәтте. Мине инвалид булган өчен генә очкычка кертмәделәр. Минем башка кешеләрнеке кебек үк хокукым булса да”, ди.

Аның кебек башка миллионлаган инвалид өйдән чыкмаска, яки зур дөньядан читтә яшәргә тырыша.

Казандагы инвалидлар өйдә картон тартмалар ясый, яки инвалидлар өчен махсус ширкәттә электр җиһазларны җыя, башка булдыра алган эшне эшли.

Гадәттә, аларга чит шәһәрләргә йөрү түгел, күршедәге кибеткә барып кайту да бик кыен. Чөнки арбалы кеше баскычтан төшә алмый, күрмәүчеләр үзләре генә юл таба алмый. Аларның яхшы эше һәм акчалары булса, инвалидлар шәһәргә, гомумән дөньяга ешрак чыга башласа, Обиух кебек һава аланында яки вокзалда утырып калмаслармы?

Сукыр инвалид Павел Обиух үзе кебек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүче “Перспектива” оешмасында эшли, ул очкычка утырып Казанга, үзе кебек кешеләр өчен оештырылган укуларга бара торган булган. Кыен хәлдә калгач, ул оешманың хокук белгеченә шалтыраткан һәм аннан киңәш сораган. Башкаларның андый мөмкинлеге бармы?

Очкычка кертмәгән ширкәтне ул башта мәхкамәгә бирмәкче иде, хәзер алардан акча һәм гафу үтенүне таләп итә. Шулай ук ул ширкәт, сукыр юлчының озатып баручысы булырга тиеш, дигән кагыйдәне үзгәртергә тиеш дип саный. “S7” ширкәте бу мәсьәләдә аңлатмалар бирүдән баш тарта.

“Перспектива” инвалидлар оешмасы башлыгы Дэнис Роз: “Монда проблема ширкәтнең сәясәте аркасында килеп чыга, бер яктан бу эчке кагыйдәләр, икенче яктан бу һава транспорты кагыйдәләре, алар үзгәртелергә тиеш”, ди.

Рәңҗетелгән инвалидлар мәхкамәгә мөрәҗәгать иткәннән соң нәрсәгә ирешә?

Үткән елда, шул ук “Перспектива” оешмасы белән хезмәттәшлек иткән арбада йөрүче инвалид Наталия Присецкаяны очкычка утыртмаганнар. Ул ширкәттән 1 миллион рубль акчалата компенсация таләп иткән, мәхкамә моның яртысын гына түләргә дигән карар чыгарган. Әмма Наталия барыбер канәгать, чөнки минем кеше хокукларым якланды, ди ул.
XS
SM
MD
LG