Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент отставкага китәме?


Cоңгы көннәрдә Башкортстан президентының отставкага китү-китмәве турында хәбәрләр “куерды”.

Моңа кадәр мондый хәбәрләрнең болай күпләп таралганы юк иде әле. Башкортстан президентының матбугат үзәге башлыгы Айрат Морзагалиев Мортаза Рәхимовның вазифасында вакыты тулганчы, ягъни 2011нче елга кадәр калачагын белдерде. Шуңа карамастан, хәбәрләр таралудан туктамый.

Русия дәүләт думасы башлыгы урынбасары Олег Морозов “Интерфакс” агентлыгына әңгәмә биреп: “75 яшьлек юбилеен билгеләгән кешенең отставкага китүе бик мөмкин”, дип белдерде.

Мәгълүмат чараларында соңгы көннәрдә Башкортстан президенты вазифасына ике намзәт каралуы телгә алынды. Алар: Санкт-Петербург хакимиятендә торак идарәсен җитәкләүче Юнис Локманов белән федерация шурасы әгъзасы Радик Искуҗиннар. Локмановка - 48, Искуҗинга 58 яшь.

Билгеле сәясәтче Альберт Мифтахов “Регнум” агентлыгына әңгәмә биреп, бу кешеләрнең президент булмаячагын ирештерде. Шул ук вакытта ул аның кем икәнлеген дә әйтми. Альберт Мифтахов Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов 15 мартка кадәр отставкага китәчәк дип саный.
XS
SM
MD
LG