Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бушка башмак аткан журналист төрмәгә хөкем ителде


АКШның элекке президенты Дҗордҗ Бушның 2008 елның декаберендә Багдадка сәфәре вакытында аңа башмагын аткан Гыйрак журналисты Мунтазыйр әл-Зәйди 3 ел төрмә җәзасына хөкем ителде. Багдад мәхкәмәсе аны чит ил җитәкчесенә һөҗүм итүдә гаепле дип тапты.

Әл-Зәйди үз гаебен танымады. Башмак атуын ул "оккупациягә җавап" дип атады.

Башмак Бушка тимәде. Бу хәлдән соң Гыйракта әл-Зәйдине иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары узды.

Тикриттә журналист хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бушка атылган башмак моделен җитештерү артты.
XS
SM
MD
LG