Accessibility links

“Восточный экспресс” соңгы тукталышта


Бу тармактагы белгечләр, газета ябылуының сәбәбен, бер яктан, финанс кризистан күрсә, икенче яктан, газета җитәкчелегенең үз гаебе дә бар, ди.

Татарстанда 70 меңлек тираж белән чыккан “Восточный экспресс” газетасы үз эшен туктатты. Бу турыда "БИЗНЕС Online" журналистларына газетаның баш мөхәррире урынбасары Тимур Бикбаев хәбәр иткән.

“Восточный экспресс” 2000 елда чыга башлый. Башта җәмәгатьчелек аны үз карашлы, җитди сәяси басма буларак кабул итә. Әмма 2003 елда кайбер финанс авырлыкларга очрагач, әлеге басманы Андрей Григорьев сатып ала. “Восточный экспресс” “Эфир” компанияләр берлегенә керә. Ул вакытта газетаның эчтәлеге, тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Ел ярым яңа җитәкчелек белән эшләгәннән соң, бер фикергә килә алмыйча, “Восточный экспрес”ны барлыкка китергән һәм аның мөхәррире булган Рәшит Галләмов басмадан китә. Аның белән бергә берничә хәбәрче дә басманы калдырып, башка эшкә күчә.

Рәшит Галләмов сүзләренчә, инде ул вакытта ук басманың ябылачагы билгеле булган. Җитди газетаны күңел ачу чарасына әйләндерергә ярамаганлыгын Галләмов, элек тә Григорьевка әйтеп килгән. Әмма “Эфир” җитәкчесе моңа әллә ни игътибар бирмәгән.

2006 елда Григорьев 1 миллион доллар сарыф итеп, басманың тиражын 70 мең данәгә җиткерә. Чын тираж исә 15-17 мең данә булган. Шул рәвешле укучыларга газетаны бушлай таратып ул реклам бирүчеләрнең санын арттырмакчы булган. Газета хуҗасы фикеренчә, бу юл белән басма кыска вакыт эчендә реклам керемнәре белән “Вечерняя Казань” “Комсомольская правда-Татарстан” газеталарын да узырга тиеш булган.

Соңгы елларда “Восточный экспресс”ның редакторларының да еш алмашынып торуы мәгълүм. 2006 елда Ринат Билов киткәч, аның урынына “Московский Комсомолец”ның Казанда чыга торган басмасын җитәкләгән Татьяна Вафина билгеләнде. 2008 елда исә, Вафинаны вазифаларыннан алып, Мәскәүдән килгән журналист Ольга Давыдованы редактор итеп билгеләделәр.

“Восточный экспресс”ның ябылачагы турында хәбәрләр 2008 ел азагында да ишетелә башлаган. Ул вакытта техник сәбәпләргә сылтап, басманың берничә саны да чыкмый калгалаган. Яңа елдан соң исә, басмада эшләүче журналистларның кайберләренә түләнми торган ял алырга, яисә реклама менеджерлары вазифаларына күчергә тәкъдим ителгән.

“Восточный экспресс”ның ябылуы татар матбугаты әһелләрендә дә борчу уятты. Бу хәлне “Безнең Гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов болай аңлатты:
Илфат Фәйзрахманов

“Алар түләүсез язылу ясап, акция оештырып 70 мең тираж җыйды. Хәзер реклама кризисы, мөгаен кризис сәбәпле ябылгандыр. Сыйфаты ягыннан бик яхшы димәс идем. Рус телле матбугат арасында бераз калыша иде ул. Бүгенге көндә мәгълүмат базарында “Комсомольская правда”, Мәскәүнең башка газеталарының Татарстанда чыгучы басмалары өлгерерәк һәм төгәлрәк эшли.

Кризис мәсьәләсе безне дә бик борчый. Безнең тираж 15 мең данәдән кими икән, авырга туры киләчәк. Язгы язылу кампаниясендә куркыныч булыр дип уйламыйм. Ләкин көз көне халыкта газета кайгысы булмаячак, минемчә. Тамакны туйдыру кайгысы алга чыгачак. Әлегә кешеләр кризисны мәгълүмат чараларыннан гына карап белә. Көзгә таба исә, халык кризисның бар авырлыгын аңлаячак”, ди Илфат Фәйзрахманов.

“Ватаным Татарстан” басмасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров исә матбугатны ике төргә бүлә. Билгеле бер идеологиягә корылган һәм бары тик акча эшләү максатыннан оештырылган басмалар. Газетаның идеологиясе булмаса, иртәме-соңмы ул барыбер авырлыкларга очраячак, ди Сәфәров.
Миңназыйм Сәфәров

“Бу басманың оешу тарихы да, аның мөхәррирләренең еш алышынуы да, күбрәк керем китерүче матбугат чарасын коруга юнәлтелгән. Белгәнемчә, аларның рекламга баглаган өметләре акланмаган, бушлай язылу да көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Шәхси газета файда китерми икән, бер, ике, өч ел көтәргә була. Эшмәкәр биш ел табыш көтеп утырмый, билгеле. Шуңа күрә аны ябу хәерлерәк. Минемчә, кризис башка газеталарга да кагылачак. Ләкин басма бер идеологиягә кырылган икән, әйтик татар телен, гореф-гадәтләрен саклау идеологиясенә, яисә ул хөкүмәт белән халык арасындагы басма икән, монда бернинди акча турында сүз бара алмый”, ди Миңназыйм Сәфәров.

“Татрстан яшьләре” басмасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев исә “Восточның экспресс” ябылу турындагы хәбәрне ишетмәвен әйтә. Үз хәлебез-хәл, башкалар турында уйлау кайгысы юк, ди ул.

“Үз авылындагы хәлне күрше авылдан сора, дип әйтәләр бит, без дә үз казаныбызда кайныйбыз да, хезмәттәшләребезнең ничек яшәвендә кызыксынырга вакыт та калмый. “Үз хәлем үземә җиткән, сакалым билемә җиткән” дип әйткән бит бер бабай, шулайрак булып чыга”, ди Исмәгыйль Шәрәфиев.

Бу атнада “Восточный экспресс” газетасының соңгы саны чыга. Кризис елында Татарстан матбугатын ниләр көткәнен беркем дә белми.

XS
SM
MD
LG