Чечен мөһәҗирләрен үтерү, яисә куркыту очраклары Төньяк Кавказдан Европага күчкән мөһәҗир чеченнәрне зур борчуга салды. Европада, араларында элекке сугышчылар да булган - 130 меңләп чечен яши дип исәпләнә.
Хәзер аларны бер генә сорау борчый. Аларны да Русия мөһәҗире Александр Литвиненко язмышы көтмиме?
Элекке КГБ хезмәткәренән булган Литвиненконың, Лондонда Русия агентлары тарафыннан полоний-210 матдәсе белән агулап үтерелүе алга сөрелгән иде.
Борчу арта
Чечнянең үтерелгән элекке президенты Аслан Масхадовның Норвегиядә яшәүче улы Анзор, кайбер кешеләрнең үзенә телефон аша янауларын телгә ала: "Чечнядагы туганнарымның иминлеге өчен бик борчылам, чөнки аларны бик күп тапкыр куркытканнар һәм аларга басым арта", ди ул.
“Азатлык”ның рус бүлегендә Масхадов белән әлеге әңгәмә яңгыраганнан соң, интернетта YouTube видео сәхифәсендә бер кеше, Кадыйровның мөһәҗирләрне үтерү турында биргән әмерен ничек үтәвен аңлаткан язмасы чыкты.
Шул ук көннәрдә Истанбулда яшәгән башка бер чечен мөһәҗире, Муса Атаев үтерелде.
Русия агентларының катнашлыгы
Төркиянең "Ватан" һәм "Хөррият" газеталары Төркия күзләү идарәсе җинаять эшен тикшерүен бастырып чыгарды. Анда җинаять эшендә Русиянең дә кагылышы булуы турында язылган.
"Турыдан-туры бу эштә Русия хөкүмәте кешеләре катнашкан дип әйтү бик читен. Ләкин Чечня моны үзе генә башкара алмас иде дип уйлыйм", ди “Азатлык”ның Төньяк Кавказ бүлеге хезмәткәре Аслан Аюбов.
Җинаять эшендә улланылган кораллap бер үк
Төрек мәгълүмат чаралары, 3 аерым җинаять эшендә кулланылган коралның бер үк төрдәге, ягьни "7.62 МСП" пистолеты булуын ачыклады.
Бу корал 1970 елладан бирле, КГБ агентлары тарафыннан кулланылган.
КГБның бу коралны сайлау максаты да аңлашыла. Бәләкәй һәм тавышсыз булуы җинаять өчен иң уңайлысы.
“Азатлык”ның Кавказ төбәге белгече Лиз Фуллер, җинаять эшенә Русия агентларының катнашуы бик ихтимал ди:
"Кадыйровның Мәскәүдәге тәэсирен чамалау читен. Бу үтерүләр аның илгә янаган эчке һәм тышкы куркынычларны бетерә баруын Мәскәүгә күрсәтү тырышлыгы була ала", ди ул.
Кадыровның Чечнядәге хакимияте киң һәм ныклы... аның нигезендә еш кына халыкны куркыту ятса да.