Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русиядә дефолт булмаячак


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә канунчыгаручылар шурасында ясаган чыгышында дөньядагы икътисади кризис шартларында вазгыятьне алдан күзаллау авыр, әмма Русиянең "кризиска каршы бердәм сәясәте булачак", дип белдерде.

Президент сүзләренә караганда, нефть бәясе (мичкәсе) 41 доллардан да төшсә, бюджет чыгымнары кыскартылачак. Русиянең иң зур икътисади проблемаларының берсе – инфляциянең үсүе, диде Медведев.

Президент төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашуны җайларга кирәк, диде.
XS
SM
MD
LG