Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла Русиягә һава аланы тәкъдим итә


Мәскәү – Венесуела Арчила утравындагы һава аланын Русиягә вакытлыча стратегик бомбалау очкычлары ныгытмасы итеп кулланырга тәкъдим иткән.

Ерак-ара авиация штаб башлыгы генерал Анатолий Жихарев Интерфакс агентлыгына әйтүенчә, "сәяси карар кабул ителсә" бу мөмкин булачак.

Русиянең хәрби җитәкчеләре, "ике ил арасында килешү булса" нәкъ шундый максатлар өчен Куба һава аланнарын да куллану ихтималын белдерә.

2007 елда, 15 ел тәнәфестән соң, Русиянең стратегик очкычлары дөньяның ерак төбәкләренә оча башлады.
XS
SM
MD
LG