Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Халык нәфрәте" чарасы үтте


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә шәһәр хакимиятләренә каршы "Халык нәфрәте" дип аталган чарада меңнән артык кеше катнашкан.

Хәбәрчебез әйтүенчә, митингта катнашучылар кайбер төзелешләргә, шул исәптән, чүп яндыру корылмасын төзүгә, ә рәссамнар йортының сүтелүенә каршылык белдергән.

Чараны оештыручыларның берсе "Сул фронт" вәкиле Сергей Удальцов сүзләренчә, мәскәүлеләрнең социаль хокукларын яклау турында референдум үткәрү өчен имзалар җыю башланган.

"Халык нәфрәте" чаралары шимбә көнне Русиянең тагын берничә шәһәрендә үткән.
XS
SM
MD
LG