Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО көчләренең 4 хәрбие һәлак булган


Кабул – Якшәмбедә Әфганстанның көнчыгышында шартлау нәтиҗәсендә НАТО көчләренең 4 хәрбие һәлак булган.

Хәрби җитәкчеләр хәбәр итүенчә, бу хәл Пакстан чигендәге Нангархар вилаятендә булган.

Шартлау өчен җаваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алган.

Башкала Кабулда бер интиһарчы хәрби кәрван юлында үзен шартлаткан. Үтеп баручы ике кеше һәлак булган, хәрбиләргә зыян килмәгән.
XS
SM
MD
LG