Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русиядә эшсезләр саны 6 миллионга җиткән


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Русиядә эшсезләр саны 6 миллионга җитүен белдерде. Бу бик авыр вазгыять, ләкин ул контроль астында, диде ул.

Бу турыда Медведев Русия телевидениесенә биргән әңгәмәсендә әйтте. Соңгы 5 айда гына рәсми теркәлгән эшсезләр саны 200 меңгә арткан, диде ул.

Президент шулай ук Русиянең бай эшкуарларын социаль җаваплылык күрсәтеп, эшчеләрнең мәнфәгатен үзләренекеннән югарырак куайрга чакырды.

Медведев кризис чорын эшкуарлар өчен "чистарыну вакыты" дип атады һәм аларны халык алдында "әхлакый бурычларын" кайтарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG