Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның баш хәкиме кире вазыйфасына кайта


Пакстан хөкүмәте вазыйфасыннан алынган баш хәким Ифтихар Чодрине кире урынына кайтару турында килеште. Бу хакта узган төндә премьер-министр Йосыф Риза Гыйлани хәбәр итте.

Бу хәбәрдән соң элекке премьер, оппозиция башлыгы Нәваз Шәриф каршылык чараларын туктату фәрманын бирде.

Элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф баш хәким һәм юстициянең башка вәкилләрен вазыйфадан алган иде.
XS
SM
MD
LG