Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КамАЗ" эшли башлады


Ун көнлек тәнәфестән соң бүген "КамАЗ" яңадан эшли башлады. Ширкәтнең барлык бүлекләре атнасына 5 көн эшлиячәк, диде матбугат вәкиле Наил Ногоманов.

Йөк машиналары сатылмау сәбәпле ширкәт эш сәгатьләрен кыскартып эшчеләрне мәҗбүри ялга җибәргән иде.

"КамАЗ" аена 1700-1800 машина чыгара.

2009 елда җитештерү 26.5% (35 мең машинага) кимер, дип фаразлана. Табыш 1.5 миллиард рубльгә кимиячәк.
XS
SM
MD
LG