Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия сатып алучылар эзли


Республика рәсмиләре европалылар Татарстанда җитештерсен өчен тырыша. Татарстан һәм Австрия эшмәкәрләре очрашты.

Бу очрашу Казанның “Корстон” үзәгендә булды. Республиканың сәүдә һәм сәнәгать пулаты Австриянең Мәскәүдәге вәкилчелеге белән бергә өченче тапкыр мондый очрашу үткәрә. Австрия эшмәкәрләре соңгы тапкыр Татарстанга ел ярым элек килгән булган. Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать пулатының мәгълүмат департаменты җитәкчесе Дмитрий Шевелев сүзләренчә, кризис сәбәпле, хәзер Европа эшмәкәрләре зур авырлыклар кичерә. Бизнеста яңа хезмәттәшләр табыр өчен алар Татарстанга килгән. Атна дәвамында алар шулай ук Чаллы, Ижау, Уфа шәһәрләрендә булырга җыена.

“Былтыр бу чарада 15 ширкәт вәкиле катнашкан булса, быелгы очрашуга Австриянең 27 ширкәтеннән 40ка якын вәкил килде. Очрашуда катнашучыларның 30%ы былтыргылар. Димәк, бу узган елларда да Татарстан белән Австрия ширкәтләре арасында элемтә булганлыгын аңлата. Калган катнашучыларның Татарстанга беренче генә килүләре. Европа эшмәкәрләрен беренче чиратта энергетика, нефть, газ, азык-төлек, авыл хуҗалыгы тармакларындагы хезмәттәшлек кызыксындыра. Шунысын әйтергә кирәк, австриялеләр күп очракта татарстанлыларга үзләрендә җитештерелгән төрле җиһаз-эшләнмәләрне сату өчен тырыша. Безгә исә, аларда җитештерелгән әйберләрне сатып алу гына әллә ни файдалы түгел. Төп максат – уртак ширкәтләр төзү”, ди Дмитрий Шевелев.

Алиса Некрасова
Австрияның “Технопласт” ширкәте вәкиле Алиса Некрасова сүзләренчә, Татарстанда яңа төзелгән йортларга куела торган пластмасс тәрәзәләр, аларның ширкәтләре уйлап тапкан җиһазда эшләнә. “Технопласт” Татарстан базарында 6 елдан артык эшли.

“Русиянең көньяк, үзәк бүлгеләре белән беррәттән Татарстан илнең иң алга киткән төбәкләреннән санала. Республикадагы кайбер ширкәтләр белән 6 елдан артык эшлибез. Бу очрашудан соң хезмәттәшләребез артыр дип ышанасы килә. Бөтен дөньяда кризис дип сөйлиләр. Билгеле ул безне дә читләтеп үтмәде. Әмма әлегә коточкыч авыр хәл булганы юк. Сату күләме бераз кимеде, әмма бу кимү кризис сәбәпле түгел, ә кыш белән бәйле дип ышанасы килә”, ди Алиса Некрасова.

Кристиан Овак
Австриянең кайбер эшмәкәрләре Татарстан белән берничә ел уртак эш алып барса, очрашуда республикага беренче тапкыр килгәннәр дә булды. “SYN GROUP” ширкәте вәкиле Кристиан Овак шундыйлардан.

“Безнең ширкәтне беренче чиратта республикадагы агач, кәгазь эшкәртүче, азык-төлек тармагында эшләүче ширкәтләр кызыксындыра. Әлегә безнең Татарстан ширкәтләре белән уртак эшләребез юк. Бу республиканың бар икәнен дә белми идек”, ди Кристиан Овак.

Татарстан эшмәкәре Николай Огархин исә, Чистайда Австия эшмәкәрләре белән бергә уртак ширкәт булдырырга планлаштыра.

“Минем Чистай шәһәрендә зур гына күчемсез милкем бар. Австрия эшмәкәрләре белән уртак ширкәт төзеп, милекне беренче капитал итеп кертмәкче булам. Бу очракта ширкәт акцияләренең берникадәр өлеше минеке булачак. Төп максат - Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү”, ди Николай Огархин.

Дүшәмбе Австрия эшмәкәрләренең бер өлеше Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин белән очрашты.

Когогин сүзләренчә, былтыр Австрия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 9,8 миллион евро бәяләнгән. Агымдагы елда исә, Австрия белән Татарстан арасында нефть табу һәм эшкәртү, химия, төзелеш, машина төзелеше тармагында уртак эшләр булырга мөмкин, ди министр.

Европа эшмәкәрләренең Русиянең Идел буе бүлгесендәге очрашулары 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG