Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кыз эшли, ир-ат – бала карый


Дәүләт бала табуны арттыру турында сөйләсә дә, хезмәт урыннарында җитәкчеләр йөкле хатын-кызларны яратып бетерми. Кризис заманында хәл тагын да катлаулана.

Хәзер туган кечкенә бала белән ир кеше дә өйдә утырырга хокуклы. Һәм бала өчен түләүне ул вакытта нәкъ ата кеше алачак. Бу бары тик хатын-кыз авырганда гына рөхсәт ителә-ителүен. Күптән түгел мондый карарны Конституция мәхкәмәсе кабул итте.

Татарстанда бу күренешкә төрлечә карыйлар. Мисал өчен, Казанда яшәүче Лилия бала тапканнан соң өйдә озак утыра алмаган. “Синең урыныңа йә башка кеше алабыз, йә эшкә чык” дигәч, тизрәк эшкә чыгарга мәҗбүр булган. Чөнки хосусый ширкәттә ут кертүче булып эшләүче иренең хезмәт хакы заказ булуга гына бәйле.

Лилия үзе дәүләт эшендә хезмәт итә. Һәм бала авырып киткәндә күп очракта ялны иренә алырга туры килә икән. “Бер карасаң бу файдалы”, ди ул. Ник дигәндә, иренең эштә заказы булмау сәбәпле, акчасыз утырырга туры килер иде, ә болай әзме-күпме аңа да больничный акчасы чыга.

Ә менә Гөлнара Хикмәтова бала белән утырганда эшен югалткан. Дөресрәге аларның оешмасын ябып, хезмәткәрләрен икенче ширкәткә күчергәннәр. Хикмәтова да җитәкчеләргә ялына торгач ул оешмага эләгә алган. Әмма хәзер эшкә чыгарга вакыт җиткәч, алырга теләмиләр, ди. Чөнки кризис сәбәпле, үз хезмәткәрләренә дә кыскарту яный.

“Көтеп торыгыз. Монда әле беренче булып үзебезнең хезмәткәрләрне саклап калу проблемасы тора дип әйттеләр”, ди Хикмәтова.

Ул яңа эшкә урнашканда да беренче чиратта бала белән кызыксынуларын әйтә.

“Яшь бала бар икәнне белгәч үк кире боралар, чөнки ул авырганда хатын-кызга эштән сорарга туры килә. Ә эш бирүчеләр моны яратмый”, ди Хикмәтова.

Аның фикеренчә, демографияне арттыру турында күп сөйләнсә дә, бала тапкан хатын-кызның хәле белән хакимият бөтенләй диярлек кызыксынмый. Мисал өчен, балага 3 яшь тулганчы хатын-кызның эш урыны сакланырга тиеш. Шул дәвердә аның урынына вакытлыча башка кешене эшкә алып торырга мөмкиннәр. Әмма мондый тәртип күп кенә җитәкчеләрнең күңеленә хуш килми. Чөнки алар бу юнәлеш эшкә зыян сала дип саный. Һәм күп җитәкчеләр хатын-кызны үз теләге белән эштән китү турында гариза яздырырга тели. Ник дигәндә, канун нигезендә йөкле хатын-кызны эштән җибәрү тыела.

Хәзер күп кенә хезмәт урыннарында кызларны эшкә алганда берничә ел бала тапмауны шарт итеп куялар.
XS
SM
MD
LG