Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талабани: көрд бәйсезлеге - хыял гына


Гыйрак президенты Җәләл Талабани Төркиянең "Sabah" газетасына Гыйрак эчендә бәйсез көрд дәүләтенең төзелүе "мөмкин түгел", дип белдерде.

Көрдләр күпләп яшәгән һәм көрд гыйсьянчыларына сугыш алып барган Төркия күрше Гыйракта көрдләрнең бәйсез дәүләт төзүеннән курка.

Үзе милләте белән көрд булган Талабани, көрд дәүләтенең киләчәге юк, чөнки ул чакта күрше Төркия, Иран һәм Сүрия чик буйларын ябачак, диде. Иран белән Сүриядә дә көрдләр яши.

Талабани Истанбулда барган Дөнья Су Җыенында катнаша.
XS
SM
MD
LG