Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм Русия Мурманскида җиңелде


Якшәмбе көнне Русиянең Петропавловск-Камчатский, Томски һәм Мурмански калаларында шәһәр башлыкларын сайлаулар узды.

Петропавловск-Камчатский һәм Томскида Бердәм Русия намзәтләре җиңгән булса, Мурманскида бу фирка вәкиле шәһәрнең хәзерге башлыгы Юрий Савченко җиңелде. Шәһәр мэры булып үз үзен тәкъдим иткән элекке вице-губернатор Сергей Субботин сайланды.

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлау вакытында канун бозу турында хәбәр итте. Мәхкәмә җирле телевидение каналларының берсендә тавыш бирү көнне Мурмански губернаторы Юрий Евдокимов Субботинны яклап Бердәм Русия намзәте Савченкога каршы үгетләп чыгыш ясаган, дигән карарга килде.

Сәясәт белгечләре Евдокимовның якын арада Мурмански губернаторы вазыйфасыннан алыначагын фаразлыйлар.
XS
SM
MD
LG