Азәрбайҗанда 18 мартта үтәчәк конституциягә үзгзрешләр кертү турындагы референдум алдыннан парламент 2 меңләп тоткынны ярлыкау турында карарны хуплады. Иреккә чыгарылачак тоткыннарның күбесе вак җинаятьләр кылган хатын-кызлар, арасында 60лап ир кеше бар.
Бу гамәлне парламентка депутат һәм президентның хатыны Мәһрибон Алиева тәкъдим иткән иде.
Оппозиция бу арлыкауның мәгънәсе юк, чөнки аңа сәяси тоткыннар эләкми, дип белдерде.
Референдум алдыннан ярлыкау игълан итү халыкны тавыш бирүгә җәлеп итү өчен эшләнә, дип бәяләнә. Оппозиция халыкны реферндумда катнашмаска чакыра.
Конституциянең 29 маддәсенә 40тан артык үзгәреш тавышка куела, аларның берсе - президентның ике мөддәттән дә артык сайлана алмавы канунын гамәлдән чыгару турында. Европа Шурасының Венеция комиссиясе бу үзгәреш Европаның демократик стандартларына каршы килә, дип белдерде. Оппозиция Азәрбайҗанда президент хакимияте тагын да ныгыячак, дип белдерә.