Accessibility links

Кайнар хәбәр

20 еллык сурәтнең серләре


Бу фоторәсемдә берьюлы өч президент сурәтләнгән дип белдерә аның авторы Пит Соуза. Рональд Рейган, Михаил Горбачев һәм ... Владимир Путин.

Бер сурәткә меңләгән сүз дә җитми диләр. Яңа американ президентының баш фотографы итеп билгеләнгән Пит Соуза бу фикер белән бик килешә.

Ул Ак йортта яңа кеше түгел - Соуза заманында республикан президенты Рональд Рейганның да фотографы булып эшләде. Һәм күптән генә ул Американың җәмәгать радиосы NPR-да шул чордан калган бер хатирәсе белән уртаклашты.

"Үзгәртеп кору" чоры башланып Советлар белән Америка арасында мөнәсәбәтләр шактый җылынгач, Рейган рәсми сәфәр белән Мәскәүгә килә. Бу хәл 1988 елда була. Илдәге ачыклыкны күрсәтү өчен Горбачев аны Кызыл мәйданга алып чыга һәм шунда йөргәндә президентларны, аларга "очраклы рәвештә" генә очраган бер төркем турист чолгап ала.

Алар шунда ук Рейганга бертавыштан диярлек Америка Кушма Штатларында кеше хокукларының торышы турында четрекле сораулар бирә башлый.

Очрашуны фотога төшереп барган Пит Соуза американ президентын саклаучыларның берсенә борылып, "гади совет туристларының Америкадагы кеше хокуклары белән шулай кызыксынуына ышанасы кыен", дигән шик белдерә, ә тегесе аңа "Алар барысы да КГБ кешеләре бит!" дигән җавап кайтара.

Шул мизгелләрне "эләктереп алган" Соуза хәзер, сулдагы сары чәчле, фотоаппарат таккан кеше "мөгаен дә Путин булгандыр" дип уйлый. Ул чорда КГБда эшләвен Владимир Путин һич яшерми.

Бу дөрестән дә шулай булса, фотода ике түгел, ә чыннан да өч президент төшкән булып чыга. Дөрес, аларның берсе дә инде хәзер президент түгел: Рейган - мәрхүм, Горбачев - ялда, ә Путин премьер-министр булып эшли.

Чагыштырыр өчен Владимир Путиннең элекке еллардагы фотосурәтләрен биредә карап була.
XS
SM
MD
LG