Accessibility links

Кайнар хәбәр

Базар тавары сыйфатлырак


“Кризис күренешенең кулланучылар базарына тәэсир итү көче зур һәм шул вәзгыятьтә сатып алучының белем дәрәҗәсен күтәрү зарур”, ди Чаллы кулланучылар хокукын яклау комитеты.

Ни өчен дигәндә, сәүдә нокталарында сыйфатсыз товар сату очраклары күбәя башлаган. Быелның гыйнвар аенда 424 кеше сатып алынган товарның сыйфатына дәгъва белдерсә, февраль аенда комитетка зарланучылар саны 520-дән артып киткән.

Шагыйрь әйтмешли, кемдер алдый, кемдер алдана. Димәк, торган саен алдаучылар һәм алданучылар саны арта дигән сүз. Шушындый вакытта кулланучылар хокукын яклау комитеты хәзер халык белән якыннан эшләүгә игьтибар бирә.

Комитет вәкилләре ширкәтләрдә, сәүдә комплексларында түгәрәк өстәлләр оештыра. Моннан бер көн элек журналистлар белән дә очрашып, сыйфатсыз товар сатуның артуын әйттеләр. Бу вәзгыятьтә игьтибарга лаек бер күренеш күзәтелә икән. Заманча төзелгән сәүдә үзәкләреннән алынган товарларга халык дәгъваны күбрәк белдерә башлаган. Ә менә базар товарларына дәгъва уннарча тапкыр ким. Монда шаккатырлык нәрсә юк кебек. Ләкин гомер-гомергә базардан алынган товарның дәрәҗәсе, шул исәптән сыйфаты әлләни югары булмады.

Февраль аенда базардан алынган 39 товарга сыйфат буенча дәгъва белдерелсә, сәүдә үзәкләреннән сатып алынган товарга 400-ләп дәгъва белдерелгән. Базардагы сәүдәне тәртипкә салганнары өчен аларның җитәкчеләренә комитет җитәкчесе Людмила Певнева рәхмәт белдерде. Чыннан да, соңгы вакытта тискәре сүзгә әйләнгән базар, ничек итеп сәүдәне яхшырта алган?

Чаллыдагы дистәләгән базарларның берсе, “Фонтан” базары җитәкчесе Раиф Хисамов: “Азык-төлек безгә көндәлек китерелә. Элек бик күп китерелде һәм ул озак вакытлар ятты. Хәзер сыйфатка игьтибар зур. Сәнәгый һәм азык-төлек товарларына 1990-2000 елларда дәгъва күп булды. Хәзер юк, дияргә мөмкин. Безнең базарда сыйфатсыз товар сатучы булса, аның белән әйбәтләп сөйләшәбез. Товарның ничек базарга эләгүен ачыклыйбыз. Кат-кат начар товар сатучыны эшеннән азат итәбез”, диде ул.

2008 елда Чаллының кулланучылар хокукын яклау комитетына 6200-гә якын сатып алучы мөрәҗәгать иткән. 44 эш мәхкәмәдә каралган. Мисал өчен, сыйфатсыз кәрәзле телефон саткан бер кибет, сатып алучына 42 мең сум акча түләргә мәҗбүр була. Телефон бәясе 8 мең сум булган.

Комитет вәкилләре моны җиңү дип саный, сатып алучының үҗәтлеге һәм хокукый яктан гыйлемлеге белән бәйли. Узган ел кулланучылар хокукын яклау комитеты сыйфатсыз товар эләккән Чаллы халкына 16 млн. сум акчаны кире кайтарырга ярдәм иткән. Сыйфатсыз товарлар арасында кәрәзле телефоннар, конкүреш техникасы, җиһаз, ашамлыклар шактый күп күренә.
XS
SM
MD
LG