Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алиев референдумда җиңде


Азәрбәйҗан сайлаучылары референдумда бер кешегә бары 2 мәртәбә генә президент булып сайлануны рөхсәт итүче чикләүне бетерергә дип тавыш бирде.

Чәршәмбе көнне үткән референдумда катнашканнарның 92 проценты бу карарны яклаган.

Оппозициянең бойкотка чакыруына карамастан, тавыш бирүдә 71 процент сайлаучы катнашкан.

Конституциягә кертелүче бу үзгәреш 47 яшьлек президент Илһам Алиевка, сайлауларда җиңгән очракта, гомере буе президент булып калу мөмкинлеге бирәчәк.

Илһам Алиев үзенең атасы президент Хәйдәр Алиев үлгәннән соң 2003 елда хакимияткә килгән иде.
XS
SM
MD
LG