Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күк бүре төбәк башлыкларын сайлап куюны таләп итә


Күк бүре башкорт оешмасы бу шимбәдә Русиядә федерализмны һәм Башкортстан президентының халык тарафыннан сайлануын яклап пикет үткәрергә җыена.

Оешма белдерүендә: "Соңгы дистә елда федераль үзәк федераль мөнәсәбәтләрне һәм демократик ирекләрне бетерү сәясәте алып барды", - диелә.

Күк бүре төбәк башлыкларын билгеләп кую Мәскәүдәге һәм төбәкләрдәге төрле төркемнәр арасындагы яшерен көрәшне генә көчәйтте ди.
XS
SM
MD
LG