Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике башлык шул килеш калды


Татарстан Дәүләт Шурасында 7 комитет булдырылды. Элек тә алар 7 булган. Әмма икесенең исеме үзгәргән.

Элек Дәүләт Шурасы сәркатибе булган Валентина Липужина яңа чакырылышта, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитетын җитәкләячәк. Аның урынбасары итеп КПРФ башлыгы Хафиз Миргалимов сайланды.

Депутат Разил Вәлиев белән Марат Галеев узган чакырылыштагы урыннарында калды. Вәлиев мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәьәләләр комитетын; Галеев икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкли.

Элекке җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев экология, табигать байлыклары һәм аграр мәсьәләләр комитеты башлыгы булды.

Бюджет, салым һәм финанслар комитетына башлык итеп элек халыкара финанс оешмалар буенча премьер-министр ярдәмчесе булып эшләгән Морат Гаделшин сайланды.

Социаль мәсьәләләр комитетын Чаллының дүртенче номерлы хастаханәсенең баш табибы Светлана Захарова җитәкләде.


Элек Дәүләт Шурасының хокук идарәсен җитәкләгән Шакир Яһудин, канун, регламент һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе итеп сайланды.
XS
SM
MD
LG