Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракка халыкара көчләр керүгә 6 ел


Гыйракка Сәддам Хөсәен хакимиятен бәреп төшергән АКШ җитәкчелегендәге көчләр керүгә бүген 6 ел тулды.

Илдә хәзер көч куллану нык кимеде, Гыйрак көчләре иминлек саклау вазыйфаларын күбрәк үз өсләренә ала.

Ассошиейтед пресс хәбәр агентлыгы исәпләвенчә, узган февраль аенда Гыйракта 288 кеше үтерелгән.

Бу 2008-нең февралендәгедән 63 процентка кимрәк.

Алдагы 3 айда АКШ көчләре Гыйракның зур шәһәрләреннән чыгачак.

АКШ көчләре Гыйрактан 2011 елга чыгарылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG