Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бизнес иреклеме?


“Forbes” журналы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә бизнес иреге буенча Русия 86нчы урыннан 103нче урынга күчкән. Республика эшмәкәрләре фикеренчә, бизнеста ирекне теләгән вакытта кыса алалар.

Кризис вакытында Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек төшенчәсе ешрак телгә алына башлады. Республика җитәкчелеге бу тармакны үстереп кризистан чыгып булачак, ди. Эшмәкәрләр үзләре исә, хәлләр яхшылардан түгел, ди. Алар фикеренчә, әлегә кече һәм урта бизнес хакимият ярдәмен тоймый, бары тик ярым рәсми тармак булып яши.

Кризиста эшмәкәрлеккә зур өметләр багланса да, белгечләр әлегә Русиядә бизнес иреге кими генә, ди. Мәсәлән, “Forbes” журналы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә бизнес иреге буенча Русия 127 урыннан 103нче булып тора. Былтыр исә ул 86нчы урында булган.

Татарстанда үз эшеңне ачу мөмкинме дигәндә, Favor BrandRise реклама агентлыгы җитәкчесе Булат Гыйлемханов мөмкин, әмма аны табышлы итеп эшләтү бик авыр, ди.

“Акчалары күп булмаган эшмәкәрләр башта гадәттә, хезмәт күрсәтү бизнесыннан башлыйлар. Бу тармакка хакимият бөтенләй ярдәм итми дияргә була. Әгәр син ачырга теләгән бизнес, авыл хуҗалыгы, машина сату, нефть сәнәгате белән бәйле икән, билгеле хакимият ярдәм итәчәк. Әмма яшь эшмәкәрләр мондый бизнесны ача алмый, чөнки бик күп акча кирәк. Бүгенге көндә күп кенә кече эшмәкәрләр үз тырышлыгы белән көн күрә. Хөкүмәттә эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәләре бар барын, әмма алар турында һәркем белми, димәк аның ярдәменнән дә файдалана алмый. Әлегә эшмәкәрләр белән хөкүмәт арасында ныклы элемтә булдырылмаган. Эшмәкәрләр үзләре бергәләшеп рәсми булмаган оешмалар гына булдыра. Ә аларның исә зур проблемаларны чишергә көчләре җитми, ди Булат Гилемханов.

Казандагы берничә кафе җитәкчесе Равилә Шайдуллина бүгенге көндә бары тик күп еллар уңышлы эшләгән эшмәкәрләр генә аякта басып кала ала ди.

“Хәзер дәүләт ярдәм итү йөзеннән эшмәкәрләргә 60 мең акча бирә. Әмма ул нәрсәгә җитсен? Берничә атна элек, өстәмә 100 киловат энергия алыр өчен мин 2 миллион сум түләдем. Яңа гына эшли башлаган эшмәкәр исә бу акчаларны каян аласың? Бизнесны ачуын-ачып була да ул, әмма алга таба ничек эшләячәген аңлата алмыйм. Эшмәкәрлеккә ярдәм итә торган оешмалар күп ул. Әмма алар берсе дә матди ярдәм күрсәтми. Бу эштә бары тик үзеңә генә таянып була, ди Равилә Шәйдуллина.

Яшь эшмәкәр Ринат Хабибуллин да әлегә кече һәм урта эшмәкәрлекнең хәле начар ди. Әмма аның фикеренчә, Русия җитәкчелегенә Медведев килгәч, хәл үзгәрергә мөмкин.

“Медведев: “Кече бизнесны куркытмаска кирәк” диде. Әмма ул президент булып торган дәвердә бу тармак алга китәрме, юкмы икәнлеген әлегә әйтеп булмый. Борис Ельцин, Владимир Путин башлык булып торганда илдә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеш кичермәде. Бүгенге көндә бизнес кечерәк булган саен аңа игътибар азрак. Хөкүмәт салымны арттырып, төрле административ каршылыклар тудырып, урта һәм зур эшмәкәрлекне кысырга тырыша. Бу проблемадан чыгар өчен, беренчедән кануннарга үзгәрешләр кертергә һәм хакимиятнең бизнеска булган карашын үзгәртергә кирәк. Русия бизнес буенча Европадан күпкә артта калган”, ди Ринат Хабибуллин.

Эшмәкәрләр хакимият ярдәм итми дисәләр дә, Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты вәкиле Айдар Хәмәтгалиев моның белән килешми.

“Бүгенге көндә Русия төбәкләре арасында Татарстанда бизнесны ачу иң җиңеле. Чөнки бездә хакимият каршылыклары юк диярлек. Теләге булган һәркем үз эшен ача ала. Безнең идарә исә, хезмәткәрләргә үз эшен ачып җибәрергә, бушлай бизнес-планнар төзергә ярдәм итә. Кризис вакытында исә бу эшләр тагы да көчәя. Шулай ук бүген хөкүмәт тә, шәһәр хакимияте дә эшмәкәрлеккә ярдәм итергә тырыша. Билгеле күптән түгел эшмәкәрләргә энергия, су челтәренә тоташу бәясен икеләтә киметтеләр. Шулай ук башка чаралар да үткәрелә”, ди Айдар Хәмәтгалиев.

Әмма эшмәкәрләр арасында хакимият теләсә нинди сәбәп табып аяк чала ала дигән фикердә торучылар да юк түгел.

XS
SM
MD
LG