Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай золымы интернетта, тибет руханиләре төрмәдә


Сөргендәге тибетлылар Кытай полициясе кылган золымны фаш итте. Кытай, йөзләп руханиның кулга алынуын белдерә.

Якшәмбе көнне Кытай мәгълүмат чаралары, Тибетка күрше Чингай вилаятендә полиция биналарына һөҗүм иткән йөзләгән тибетлы арасында 90-нан артык руханиның кулга алынуын хәбәр итә.

Рәсми “Шинһуа” хәбәр агентлыгы мәгълүматларына караганда, Жаши Саңву исемле бер кешенең полиция бинасыннан качып югалуы, активистларның Гяла полиция бинасына һөҗүм итүнең сәбәбе булган.

Җомга көнне Жаши Саңву "Тибәтнең бәйсезлеген якларга тырышу" аркасында кулга алынган булган.

Тибетның сөргендәге рухи җитәкчесе Далай Ламаның Кытайга каршы уңышсыз тәмамланган баш күтәрү хәрәкәтенең 60 еллыгы уңаеннан, Пекин хакимияте соңгы айларда Тибет һәм аңа күрше башка вилаятьләрдә иминлекне ныгыткан иде.

Кытай чит ил хәбәрчеләрен төбәккә кертми

Җомга көнне ягъни кулга алу вакыйгасыннан 2 көн элек, сөргендәге тибетлылар интернетта Кытай хакимияте кылган золымны фаш итте.

Видео язмада 1988 елда Тибетта булган каршылык чаралары һәм чараларны туктатырга тырышкан кытай полициясенең халыкны кыйнап таратуы күрсәтелә.

"Кытай золымын дөнья күрсен"

Һиндстандагы тибет идарәсе мәгълуатларына караганда, Тибетта булган хәлләрнең видеосы бу вакыйга турында халыкара җәмәгатьчелек күбрәк белсен өчен интернетка чыгарылган.

Төркемнең сүзчесе Табтен Самфел, Тибеттагы соңгы вакыйгаларда күп кенә тибет активистының үтерелүен белдерде.
"2009 елның 31 гыйнварында булган каршылыкларда авыр кыйналган 220 тибетлы үлде", диде ул.

Автаном хокук бирелүе таләбе

Далай Лама сөргенгә җибәрелүенә 50 ел тулы уңаеннан ясаган чыгышында, Кытайдан таулы Тибет иле өчен чын мәгънәсендә автаном хокук бирелүен сораган иде. Ләкин Кытай хакимияте өчен исә мондый таләп бәйсезлек сорауга тиң.

Кытай золымы турындагы видеоны караган тибет активисты Тензин Цонду, бу язма Кытайның тибетлыларга каршы алып барган бастыру сәясәтен күрсәтүдә ярдәм итәчәк ди:

"Мине бик гаҗәпләндерә, ничек инде кешеләр бер-берсенә шул кадәр ачу һәм нәфрәтле мөгаләмә итә ала. Минем уйлавымча, бу чынбарлыкны дөнья аңлаячак", ди ул.
XS
SM
MD
LG